XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале 2026 елның 4–8 сентябрендә Казанда узачак. Кинофорум традицион рәвештә тирән әхлакый мәгънә, мәдәни традицияләр белән сугарылган һәм диннәренә, милләтенә карамастан, барлык халыкларга һәм мәдәниятләргә хөрмәт, тыныч яшәү принципларын чагылдырган нәфис, документаль һәм анимацион фильмнарны җыя.
Конкурсның классик юнәлешләреннән тыш, оештыручылар талантлы эшләрне бәяләү өчен яңа перспективалар ачучы өстәмә номинацияләр әзерләячәк.
Татарстан Республикасында төшерелгән, Татарстан Республикасы турында яки Татарстан Республикасы катнашында (копродукция) төшерелгән фильмнарны үз эченә алган Милли конкурс традицион номинацияләрен («Иң яхшы милли фильм», «Иң яхшы милли документаль фильм», «Иң яхшы милли кыска метражлы фильм», «Балалар өчен иң яхшы милли фильм») саклап кала, шулай ук яңа категория – «Иң яхшы милли сериал»ны тәкъдим итә.
Гаризалар 2026 елның 1 июненә кадәр info@kazan-mfmk.com электрон адресы буенча яки фестивальнең рәсми сайтындагы http://kazan-mfmk.com/application махсус анкетаны тутырып кабул ителә.
Фестивальгә нигез салучылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты. Фестиваль Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» девизы астында уза. Беренче форум Россия Мөфтиләр шурасы, РФ Мәдәният һәм кинематография федераль агентлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән оештырылган иде.