Милли китап платформасында ил китапханәләренең китап фондларын тулыландыру өчен әдәби әсәрләрнең тәкъдим ителә торган исемлекләре бастырылган. Алар китап эше өлкәсендәге әйдәп баручы институцияләр: Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Язучылар берлеге, Россия Китап берлеге, шулай ук берничә федераль китапханә тарафыннан формалаштырылган. Алар арасында – Россия дәүләт балалар китапханәсе, Россиянең Дәүләт публик тарихи китапханәсе, Россия дәүләт яшьләр китапханәсе һәм Россия дәүләт сәнгать китапханәсе.
Тупланмаларда патриотик, тарихи һәм нәфис әдәбият, балалар һәм яшүсмерләр өчен басмалар, шулай ук сәнгать буенча кыйммәтле альбомнар тәкъдим ителгән.
Барлык тәкъдим ителә торган исемлекләр дә Милли китап платформасы сайтында ачык чыганакта урнашкан.
Навигация
Исемлекләр исемлеге:
1. «Патриотик басмалар» исемлеге (Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән)
2. Әсәрләр исемлеге (Россия Язучылар берлеге тәкъдим иткән)
3. Әсәрләр исемлеге (РКБ тәкъдим иткән)
4. «Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты фондының үзәге» басмалары исемлеге (РДБК тәкъдим иткән)
5. «Хәзерге әдәбият» басмалары исемлеге (РДБК тәкъдим иткән)
6. Басмалар исемлеге (РДПТК тәкъдим иткән)
7. Басмалар исемлеге (РДЯК тәкъдим иткән)
8. Басмалар исемлеге (РДСК тәкъдим иткән)
9. «Иң кыйммәтле альбомнар» басмалары исемлеге (РДСК тәкъдим иткән)