«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә. Премьера 20 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак.
Әлеге психологик драманы Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп, язучы Гөлүсә Батталова иҗат итте. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин.
Бала вакыттагы үпкә-рәнҗүләр, кайгы-хәсрәтләр сине гомер буе озата барамы? Чыныктырамы? Әллә, киресенчә, юкка чыгарамы? Бала күңеле авырлыкларны ничек кичерә, аларга ничек каршы тора? Аларны үтәргә аңа кем ярдәм итә? Өлкәннәр өчен дә шактый авыр әлеге сорауларга спектакль балалар йөрәге, балалар теле белән җавап табарга тырыша.
Тиздән күрсәтеләчәк премьерада «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче 32 шәкерт катнаша. Сәхнә телен аларга остазлары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина, вокал дәресен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина укыта.
«Тукай. Ярлыкагыл» спектакленең композиторлары – Айдар Габдерәхимов, Булат Гатауллин. Хореографлар – Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйлметдинова. Тамашаның рәссамы, сценографы, ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Моушн-дизайн – Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Полина Малых.
Кайда: Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры
Кайчан: 20 гыйнвар, 18:00 сәгатьтә
.jpg)