8 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дигән масштаблы проект башланды.
Гыйнвардан алып юбилей елы ахырына кадәр республиканың 1,5 мең китапханәсендә пәнҗешәмбе көннәрендә ачык очрашулар узачак, анда теләгән һәркем Тукайның шигъри мирасы дөньясына чума ала. Әсәрләрне татарча да, русча да укыйлар һәм фикер алышалар.
Укулар башланган беренче әсәр «Туган тел» исемле шигырь булды. Иртәгә, 15 гыйнварда, акциядә катнашучылар «Ай һәм Кояш» шигыре белән танышачак.
Ничек катнашырга:
1. Офлайн: пәнҗешәмбе көннәрендә үз торак пунктыгызның теләсә кайсы китапханәсенә килергә. Катнашу бушлай.
2. Онлайн: социаль челтәрләрдә Тукай шигырьләрен уку яки аның иҗаты турында үз фикерләрең белән хэштеглар куеп чыгыш ясап, акцияне хупларга:
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе