«Безнең йорт-Татарстан» этномәдәни фестиваленың гала – концерты узды

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

«Безнең йорт-Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленың гала-концерты Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булды.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин 140 тан артык лауреатны котладылар һәм аларга фестиваль дипломнары тапшырдылар.

Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты, Татарстан халыклары Ассамблеясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International