Татарстан Халыклар дуслыгы йортында чуваш рәссамы Владимир Акимовның күргәзмәсе ачылды

2025 елның 17 октябре, җомга

Чуваш мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан халыклары Дуслыгы йортында Владимир Акимов күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә рәссамның төрле жанрдагы эшләре тәкъдим ителгән – Библия һәм борынгы грек сюжетларыннан башлап, портретлар һәм пейзажларга кадәр.

Кунакларны Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова, ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисенең беренче урынбасары Константин Малышев һәм башкалар сәламләде.

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатын Владимир Акимовка Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Гаяз Әхмәтшин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International