«Калеб» проекты Анна Ахматованың татар теленә тәрҗемә китабының презентациясен тәкъдим итә: «Әйе, бар ул кабатланмас сүзләр...»

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

29 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә Анна Ахматованың татар теленә тәрҗемә китабының презентациясе үткәрелә. Кичә танылган рус шагыйренең иҗатын татарча яңгыратуга гына түгел, аны мөмкин кадәр тулы итеп ачуга да юнәлтелгән. Бу кичәдә тамашачы Ахматованың атаклы шигырьләрен тәрҗемәдә генә ишетеп калмас, шагыйрь дөньясына үтеп кереп, аның белән бергә ХХ йөзнең хәлиткеч вакыйгаларында да катнашачак, дип хәбәр итә кичәне оештыручы “Калеб” проекты.

Анна Ахматованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнгән китап быел басылып чыкты. Кичәгә килгән тамашачы аның ничек тәрҗемә ителүе, басылуы, бизәлүе хакында җентекләбрәк белә, аннан исә сайланманы фойеда сатып алып та китә алачак.

Ахматова иҗатының һәм шәхесенең чор тавышы гүләп торган «коридорларына» үтеп кергән тәрҗемәчеләр түбәндәгеләр: Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Вәлиева. Шигырьләрне халыкка, нигездә, тәрҗемәчеләр укыячак. Һәрберсе – татар әдәби-мәдәни мохитендә исемнәре яңгыраш алган, танылган шагыйрьләр. Ахматова иҗатын да алар үзләре тойган аһәңдә, үзләре кабул иткән яссылыкта тәкъдим итәчәкләр.

Кичәдә классик музыка сәнгатенә мөкиббән булган Анна Андреевнаның иң яраткан композиторлары иҗаты яңгыраячак. Болар – Игорь Стравинский, Дмитрий Шостакович, И.С. Бах, В.А. Моцарт...  Бу уңайдан кичәгә Казан дәүләт консерватория мөгаллиме, пианист Дарья Сосновская (музыкантлар өчен катлауды булып саналган Бахның “Чакона”сын башкара),  җырчы Надежда Рузанова, композитор Ләйсән Абдуллина, виолончелист Ильяс Камал җәлеп ителде. “Калеб”нең бу кичәсендә беренче тапкыр Камал театрының олпат һәм яшь артислары да катнашачак. Кичәнең режиссеры Лилия Әхмәтова, сценарий авторы Луиза Янсуар.

Исегезгә төшерәбез: “Калеб” проектның максаты – яшь татар композиторлары, музыкант, режиссёр, артист, рәссам, язучы һ.б. иҗатын тәкъдир итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда аларга үз аудиториясен табарга булышу. Бу кичә кысаларында «Калеб»леләр яңа заман татар яшьләрен буыннар, чорлар, әдәбиятлар арасындагы иҗади диалогка да чакыралар.

Керү бушлай.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International