Казанда башкорт шагыйре-фронтовик Мостай Кәримне искә алу кичәсе була

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

24 сентябрьдә «Залесный» мәдәният үзәгендә «Мостай Кәрим: үз тормышы белән горурланырга хаклы» дигән әдәби-музыкаль кичә була.

Чара фронтовик шагыйрь, драматург Мостай Кәрим мирасына багышланган. Әдәби кичәдә «Залесный» мәдәни үзәгенең иҗат коллективлары һәм солистлары, шулай ук Казан шәһәренең «Башкорт корылтае» милли-мәдәни автономиясе активистлары катнашачак.

Программада Мостай Кәримнең рус, татар һәм башкорт телләрендәге әдәби әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк.Шулай ук Залесный КЦ артистлары вокаль-хореографик номерлар күрсәтәчәк.


Чараны «Залесный» мәдәни үзәге, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты, Казан Мэриясе һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә «Башкорт корылтае» милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Үткәрү урыны: Осиновский тыкрыгы, 8 йорт «Залесный» КЦ.

Башлана 14:00.

Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International