Быел Зур этнографик диктант унынчы тапкыр узачак

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

2025 елның 1 ноябреннән 8 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак.

2025 елда диктант уздыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән уздырыла торган «Россия һәм БДБ халыклары» халыкара фестивале чаралары программасына кертелгән.
Диктант биремнәре тест рәвешендә әзерләнгән һәм 30 гомумфедераль сорауны үз эченә ала.

Диктантта Яшьенә, белеменә, социаль чыгышына, милләтенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр катнаша ала.

Диктант биремнәрен үтәүгә 45 минут бирелә, максималь балл суммасы – 100.
Диктант биремнәре тест рәвешендә рәсмиләштерелгән.

Тест 30 сораудан тора.

Диктантны узу вакыты - 45 минут.

Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь балл суммасы - 100.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International