Ислам мәдәнияте музеенда Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете ачылуга 20 ел тулуга багышланган «Татар китап мәдәнияте» күргәзмәсе эшли башлады.
Проект Татар китап мәдәниятен чагылдырган иң кызыклы әйберләр белән таныштыра: XIV-XIX гасыр кулъязмалары, Казан Коръән басмалары, XVIII – XX гасыр башы татар дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләре әсәрләре, уку әдәбияты, ХХ гасыр башы вакытлы матбугаты, әдәби әсәрләрнең татарчага тәрҗемәләре.
Казан Коръәннәренең сирәк басмалары татар фикер ияләре һәм педагоглары (Г. Утыз-Имәни, Р.Фәхретдинов, к. Насыйри, М. Бигиев) әсәрләре белән тулыландырыла, ә татар поэзиясе һәм драматургиясе классиклары (Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан) әсәрләре Л. Н. Толстой, Д. Дефо, А. С. Пушкин әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре белән янәшә тора. XIX – XX гасырлар чигендәге вакытлы матбугат.
Сезне Коллекция тарихы белән танышырга, бүләк итүчеләр турында белергә һәм, бәлки, аларның берсе булырга чакырабыз.