2025 елның 1, 2 һәм 3 августында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Алабугада XVIII Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивален оештыра һәм үткәрә.
Фестивальгә Россия Федерациясенең 37 торак пунктыннан (Карелия, Кырым, Татарстан, Удмуртия, Чувашия Республикалары), шулай ук Беларусь һәм Казахстаннан 125 катнашучы киләчәк. Болар - 74 кыңгыраучы, 22 кыңгырау чыңы мәктәбе: һөнәри осталар, гыйбадәтханә хезмәткәрләре, төрле кыңгырау сәнгате мәктәпләрендә укучылар һәм аларны тәмамлаучылар. Фестивальгә беренче тапкыр 22 кыңгыраучы киләчәк.
Фестивальдә катнашучыларның чыгышлары Спас соборы манарасында һәм мәйданында узачак.
Фестивальне уздыру «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.