Татарстанда традицион халык уеннарының фестиваль-конкурсы уздырылачак

2025 елның 3 июле, пәнҗешәмбе

2025 елның сентябрендә Казанда «УенФест» узачак.

Фестиваль-конкурс милли мәдәниятләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Фестиваль-конкурста гомуми белем бирү учреждениеләренең, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 18 яшькә кадәрге укучылары катнаша ала.

Катнашучылар Фестиваль-конкурска үз халкының милли уен мәдәниятенә туры килә торган традицион халык уеннарын видео форматта тәкъдим итәләр.

Гаризалар 2025 елның 07 июленә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International