Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе Бөтенроссия грантлар конкурсында җиңүче булды

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

«Росмолодежь.Патриотик тәрбиягә багышланган грантлар» Экспертлар Россиянең төрле төбәкләреннән 70 җиңүчене билгеләделәр, алар исәбенә Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе дә керде.

Грант конкурсының максаты тарихи хәтерне саклауга һәм яшьләргә гражданлык тәрбиясе бирүгә юнәлдерелгән инициативаларга ярдәм итү. Аңа проектлар биш номинациядә кабул ителде. Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе «Яшь патриотлар карашы: без – россиялеләр» проекты белән «аңны ныгытып»номинациясендә җиңү яулады. Грант суммасы 2 162 000 сумга тигез.

Грант конкурсына гариза бирү кампаниясе йомгаклары буенча Россиянең барлык субъектларыннан 761 гариза җибәрелгән. Татарстанның коммерциячел булмаган оешмаларыннан 27 гариза бирелгән - республика бирелгән инициативалар саны буенча топ-10га кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International