Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры гастрольләре узачак

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

1 апрельдән 2 апрельгә кадәр Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры гастрольләре узачак. Театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев - ТР Халык артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе лауреаты.

1 апрель көнне 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә Ч.Айтматовның “Анам кыры” спектаклен күрсәтәчәк.

2 апрельдә сәхнәдә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле күрсәтеләчәк.

Спектакльләргә килү "Гаилә" милли проектының "Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International