4 апрельдән 10 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль – концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Программа ФДБМУ РОСКОНЦЕРТ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Коллектив «Бөек Җиңү – Бөек халык!» концерт тамашасын тәкъдим итәчәк.
Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова сүзләренчә,«Бөтенроссия гастроль-концерт планының төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк халыкны милли коллективлар һәм театрлар иҗаты белән таныштыру. Ел саен проектка яңа катнашучылар өстәлә, иҗади гаиләбезнең даими үсүенә ихластан шатбыз. Шул рәвешле, безнең уникаль мәдәни традицияләр, музыка һәм театр мәктәпләре сакланып кына калмый, ә бөтен Россия буйлап үз тамашачысын да таба».
Сәнгать җитәкчесе Айрат Ринат улы Хәмитов сүзләренчә, «Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — бию, җыр, музыка һәм костюм сәнгате аша халыкның, аның гореф-гадәтләренең якты һәм хак образын тудыручы уникаль коллектив. «Без-Россия» программасы ярдәмендә һәр милли коллектив һәм театр үз гастрольләрен киңәйтү, Россиянең кечкенә шәһәрләрендә яшәүчеләрне күпмилләтле илебезнең чын мәдәни байлыгы белән таныштыру мөмкинлеген алды».
Программа ике бүлектән тора.
I бүлек - «Была война...» вокаль-хореографик спектакле (режиссеры-Сергей Цветков, Мәскәү шәһәре).
Тетрәндергеч тарихның үзәгендә - яңа гына очраша башлаган һәм бер-берсен яраткан кыз һәм егет. Сугыш башлана. Гашыйклар йөрәк әрнүе аша аерылыша, ләкин күңелләрендә сугыш бетәр, һичшиксез очрашырбыз һәм бәхетле булырбыз дигән өмет яши. Сугыш авырлыкларын кичеп, икесе дә исән кала. Кыз – тылда, туган авылында. Ә егет – фронтта, Ватан өчен сугышта.
Куелышта «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов», «Смуглянка» һәм башка сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
II бүлек - «Алтын фонд»
Концерт программасының нигезен ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары – тирән фольклор тамырлары булган зур тарихлы номерлар тәшкил итә. «Сорнай моңы», «Рәйхан» кебек озын җырларның йомшаклыгы һәм эчкерсезлеге «Картуф», «Җомга» җырларының җиңел һәм виртуоз башкарылуы белән үрелеп бара. Ә ансамбльнең алтын фонды нигезе булган үзенчәлекле спектакльләр-«Борынгы кызлар биюе», «Гармун-гармун», «Джигитовка», «Чыштыр» һ.б. - тамашачыны милли татар хореографиясе үзенчәлекләре белән таныштырачак.
Программаның дәвамлыгы: 2 сәгать 15 минут.
Концертлар графигы:
4 апрель 18:00 – Красноуфимск шәһәре, «Красноуфимск шәһәренең мәдәният һәм ял үзәге»
5 апрель 18:00 – Аракай ав., «Милли мәдәни комплекс»
6 апрель 17:30 – Березовский шәһәре, «Шәһәр мәдәни ял итү үзәге» («Современник» мәдәният йорты)
7 апрель 18:30 – Первоуральск шәһәре, «Первоуральск мәдәният сарае»
8 апрель 18:00 – Ревда ш., «Ревда ш. о. мәдәният сарае»
9 апрель 18: 00 – Асбест шәһәре, «М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял үзәге»
10 апрель 18: 00 – Түбән Тагил шәһәре, «Юбилейный» мәдәният сарае