Татарстан халыклары дуслыгы йортында төрки һәм Иран халыкларының «Нәүрүз» бәйрәменә әзерләнүгә багышланган эшлекле киңәшмә узды. Анда Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре катнашты.
Быел Республика «Нәүрүз» компаниясе 22 мартта Казан ипподромы территориясендә узачак.
Мондый чаралар үткәрү «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Гадәттәгечә, кунаклар Нәүрүзнең төп ризыкларыннан берсен - төрле төрки һәм Иран халыклары рецептлары буенча әзерләнгән пылауны кабып карый алачак, шулай ук традицион халык уеннарында һәм Нәүрүз уеннарында катнаша алачак.
Бәйрәм үткәрү урыны: Патрис Лумумба ур., 47А