12 һәм 13 ноябрь А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки...» проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы талантлы композитор Салих Сәйдәшевка багышланган.
Алинә Хәбибуллина язган сценарий буенча иҗат ителгән һәм режиссер Олег Кинҗәгулов куйган спектакльдә бөек музыкантның биографиясе белән танышырга гына түгел, ә аның шәхесе аша «нәрсә ул музыка» дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Спектакль югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында сөйли.
Спектакльдә дүрт талантлы актер катнаша: Һидиятуллин Инсаф, Сәгыйдуллина Алсу, Мохлисова Алинә һәм Фәхертдинов Рәзил. Аларның осталыгы һәм ихлас башкаруы тамашачыга Салих Сәйдәшев шәхесенең бөтен тирәнлеген һәм әһәмиятен тоярга мөмкинлек бирәчәк.
Спектакль театрның Кече залында узачак, анда һәр тамашачы сәхнәдәге хәлләргә мөмкин кадәр якынрак була алачак. Композиторның шәхси кичерешләре тәэсирендә иҗат ителгән классик музыка авазлары зал киңлеген тутырып, уникаль атмосфера тудырачак.
Бу вакыйганың шаһиты булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Адрес: Яр Чаллы, Низаметдинов урамы, 29.