Мәскәү шәһәрендә Тинчурин театры гастрольләре узачак

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Башкала тамашачыларына ике спектакль күрсәтеләчәк.

11-12 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Мәскәү шәһәрендә гастрольләре узачак.

Тинчуринлылар Россия башкаласында «Театр мимики и жеста» бинасында 11 декабрь 19.00 сәгатьтә «Чулпан» мелодрамасын (автор – Ш.Хөсәенов, режиссер – Р.Гарипова), 12 декабрь 19.00 сәгатьтә «Мәхәббәт баскычы» комедиясен (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – Р.Заһидуллин) күрсәтәчәк. Әйтергә кирәк, «Чулпан» спектакле Мәскәү тамашачыларына тәүге тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Искәртеп узыйк, Тинчурин театрының Мәскәү шәһәренә гастрольләре соңгы тапкыр быелның мартында булды. Ул вакытта башкала тамашачыларына «Яратам! Бетте-китте» җырлы-биюле комедиясе (авторы – Л.Әминова, режиссеры – З.Харисов), «Ай, былбылым!» моңсу комедиясе (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – Т.Имаметдинов) күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International