Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә И.Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара конкурсы җиңүчеләре катнашында зур концерт узачак

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале кысаларында 2024 елның 3 нче ноябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә зур концерт узачак. Концертта И.Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара конкурсы җиңүчеләре, татар эстрадасының популяр җырчылары һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары катнашачак.

Программада бөек җырчыбыз Илһам Шакиров репертурыннан заманча эшкәртелгән җырлар һәм бүгенге татар эстрадасының популяр җырлары Асылъяр, Зәринә Хәсәншина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Чулпан Йосыпова, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыбуллин, Алинә Даутова, Айгөл Гардисламова, Алмас Хөсәинов,Фәридә Сөнгатова, Булат Закиров, Гөлнара Байназарова, Салават Шәфыйков, Миләүшә Миңнушина,Фердинанд Сәлахов, Резеда Галимова, Әсхәт Хисмәтов, Вил Усманов башкаруында яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International