Мәдәният волонтерлары саны буенча Идел буе федераль округының алдынгы регионнары арасында Татарстан Республикасы бар

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елның III кварталы ахырына мәдәният өлкәсендә 11 432 волонтер исәпләнә. «Мәдәният волонтерлары» программасы «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында эшләнгән.

Идел буе федераль округында барлыгы 124 657 мәдәният волонтеры исәпләнә. Мәдәният волонтерлары саны буенча лидерлар арасында Татарстан Республикасыннан тыш Башкортостан Республикасы, Түбән Новгород, Самара һәм Саратов өлкәләре дә бар. Бөтен Россия буенча мәдәният волонтерларының гомуми саны 617 965 кеше тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәдәният волонтерлары командасына теләүче һәркем, https://clck.ru/sDCRZ сылтамасы буенча “Добро.ру” сайтында теркәлергә мөмкин.

ДОБРО.РФ - Россиядә иң зур мәйданчык, анда волонтерлар ярдәм итү өчен мөмкинлекләр таба ала, ә оештыручылар - ярдәм итәргә теләүчеләрне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International