8 октябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Нурлат районы Мәдәният көне узды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Мастер-классларда бәйрәм кунаклары үзләреннән чуваш милли баш киеме битлеге ясауда, милли бизәк чигүдә, этник уен кызуда һ.б. эшләүдә көч сынашты.
Нурлат районы Мәдәният көннәре район оешуның 115 еллыгына багышланган концерт белән тәмамланды.
Концерт барышында театральләштерелгән рәвештә Нурлат районын индустриальләштерү чоры күрсәтелде - тимер юл һәм республикада беренче шикәр заводы төзелеше, нефть ятмаларын ачу һәм башкалар.