Мәрҗани туган ягы, Россиядә беренче таш мәчет һәм авылда Россиядә бердәнбер дәүләт театры: Казанда Әтнә районы Мәдәният көне узды

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

7 октябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Әтнә районы Мәдәният көне узды. Мәдәният көне кысаларында район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы бай мәдәни программа тәкъдим ителде.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Концерт вакытында 1769 елда Түбән Береске авылында беренче таш мәчет төзү, Олы Әтнә авылында музыка мәктәбе ачу һәм Әтнә театры формалаштыру кебек сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International