10 октябрьдә 18:30да Татарстан Республикасы Композиторлар союзы залында «Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 85 еллыгына» камера музыкасы концерты була. Керү ирекле.
Татарстан Республикасында беренче тапкыр Красноярск крае композиторлары музыкасы яңгыраячак. Ике Композиторлар союзының уникаль музыкаль очрашуы була. Концертның программасы күптөрле: Красноярскидан композиторлар әсәрләре премьерасы, Татарстан композиторлары әсәрләре яңгыраячак, шулай ук Сез борынгы башкорт инструменты - кыл-кубыз яңгырашы белән ләззәтләндегез.
Концертта Алсу Абдуллина (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель, кыл-кубыз), Андрей Лукьянец (фортепиано) катнаша.
Программада В.Пономарёв, Е.Филатова, И.Юдин, А.Михель, А.Лукьянца, Р.Яхин, Н.Җиһанов, Р.Кәлимуллин, И.Камал, А.Монасыйпов, А.Абдуллина әсәрләре яңгыраячак.
Адрес: Казан шәһ., Лобачевский ур., 10.