Арчада “Безнең йортыбыз - Татарстан” фестиваленең сайлап алу туры узды

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Арча районы Мәдәният йортында «Безнең йортыбыз - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең икенче зона этабы узды. Чараны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты.

Республиканың алты районыннан 500дән артык катнашучы: Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарыннан Татарстан Республикасында яшәүче төрле халыклар мәдәниятен тәкъдим итүче 56 номер күрсәтелде.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International