3 октябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Менделеевск районының Мәдәният көне узды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Менделеевск районының мәдәният көннәрен ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Менделеевск районында туып-үскән Данис Шакиров та карады. "Һәр кеше өчен ул дөньяга килгән урын мөһим. Менделеевск районы үз кешеләре белән дан тота», - диде ул.
Концерт программасы барышында тамашачыларга Менделеевск районы иҗат коллективлары башкаруында номерлар тәкъдим ителде, шул исәптән Бондюжский вальс та.
Менделеевск районының бәйрәм концертын монда карарга була.