27 сентябрьдә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Тукай районы Мәдәният көне узды.
Тукай районында яшәүче халыкларның көнкүреше, кирәк-яраклары, киемнәре, рецептлары булган ризыклары һәм җирле фольклоры чагылдырылган милли ишегаллары тәкъдим ителде.
Татар хуҗалыгында Иске Абдул авылыннан «Әсәнъяр» фольклор коллективы, керәшен утары Мәләкәс авылыннан «Питрау» фольклор коллективы катнашты.
Рус хуҗалыгында Шилшәбәбәаш авылыннан «Нивушка» фольклор коллективы катнашты
Тукай районы Мәдәният көннәре «Гаиләм - күңел бишегем» концерты белән тәмамланды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.