Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Тинчурин театрының гастрольләре узачак

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Тамашачыларга күрсәтеләчәк спектакльләрнең берсе – быелгы сезонның премьерасы.

8-9 октябрьдә Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак.

Тинчуринлылар Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында 8 октябрь 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор – Ф.Бурнаш, режиссер – З.Закиров), 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»» мелодрамасын (авторы – И.Гали, режиссер – Р.Заһидуллин) күрсәтәчәк.

Тинчурин театрының Яр Чаллы шәһәренә гастрольләре шулай ук бер көн дәвам итәчәк. 9 октябрьдә автокаланың «Энергетик» мәдәният сараенда – 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

Искәртеп узыйк, Кама аръягында уза торган гастрольләр традицион рәвештә яз һәм көз уза. Соңгы тапкыр Яр Чаллыда гастрольләр быелның 12-13 мартында үткән иде. Анда Тинчурин театры «Җан Баевич» (автор – Г.Исхакый, режиссер – И.Гарифуллин), «Ай, былбылым» (автор – Ш.Фәрхетдинов, режиссер – Т.Имаметдинов) спектакльләрен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International