Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чаралар узачак

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

1 октябрьдә Бөтендөнья өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне барысы да зур гомер кичергән һәм үз көчләрен туган иленә һәм туган республикасына биргән кешеләргә аерым игътибар белән карарга тырышалар.

ТР Милли музее һәм аның филиаллары 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр узачак чаралар программасын әзерләде. Бу көннәрдә пенсия яшендәге кешеләр, хезмәт ветераннары, музей эше ветераннары музейларга бушлай килә алачак. Алар өчен экскурсияләр, лекцияләр, музей дәресләре, мастер-класслар һәм иҗат кичәләре узачак.

Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният» һәм «Демография» милли проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International