Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юлламасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2025 елда Татарстан Республикасында татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгын киң билгеләп үтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, февраль аенда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Каюм Насыйри исемендәге I Республика туган якны өйрәнү конкурсын башлап җибәрде.