Татарстан Дәүләт оркестры һәм Александр Сладковский Шостакович музыкасының 59-нчы концерт сезонын ачты. Концерт 21 сентябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда узды.
Дмитрий Дмитриевич Шостакович - оркестр тарихында әһәмиятле фигура. Нәкъ менә ул 1966 елда Татарстан коллективын булдыруда турыдан-туры катнашкан.
Маэстро Сладковский виолончель концертын башкару өчен Казанга Александр Князевны - иң югары танылуга ирешкән һәм безнең заманның күренекле классик башкаручылары рәтенә кергән аз санлы музыкантларның берсен чакырды.
Нәкъ менә аның белән, бүген, Дмитрий Шостаковичның туган көнендә, ТР ГАСО һәм Александр Сладковский Мәскәүдә П.И.Чайковский исемендәге Концерт залында чыгыш ясаячак.
Бүгенге концерт Мәскәү филармониясендә Татарстан симфоникларының үз абонементын ачачак.