Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры «Яхшы күршеләр шәһәре» фестиваленең гала-концертында катнашты

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендә Татарстан Республикасының дәүләт камера хоры Киров шәһәренең 650 еллыгына багышланган “Яхшы күршеләр шәһәре” фестиваленең гала-концертында катнашты.

Чара бер сәхнәдә бөтен Россиядән 500 гә якын артистны берләштерде, шул исәптән Идел буе федераль округыннан - Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Пермь крае, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Саратов, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән.

Иҗади коллективлар төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәни һәм рухи мирасы чагылдырылган номерларны күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International