21 сентябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Азнакай районы Мәдәният көне узды. Мәдәният көне кысаларында район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасы традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыручы бай мәдәни программа тәкъдим ителде.
Павлюхин урамындагы Татар дәүләт филармониясе бинасы янындагы скверда Азнакай районында яшәүче халыкларның тормышын һәм көнкүрешен чагылдыручы «Гаилә бишеге» күргәзмәсе, милли уеннарның бию һәм җыр-музыка мәйданчыгы, интерактив мәйданчыклар эше оештырылды.
Азнакай районы Мәдәният көне “Азнакайның - гаилә бишеге” дип исемләнгән концерт программасы белән тәмамланды. Концерт башланыр алдыннан кунакларны Азнакай башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде.
Азнакай районы Мәдәният көнендә шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да булды.
Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.