Киез панно, удмурт дәфтәре һәм мари утары: Казанда Кукмара районы Мәдәният көне узды

2024 елның 23 сентябре, дүшәмбе

20 сентябрьдә Казанда “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Кукмара районының Мәдәният көне узды. Мәдәният көне кысаларында Кукмара районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасының бөтен матурлыгын һәм колоритын чагылдырган бай мәдәни программа тәкъдим ителде.

«Сәйдәш» мәдәният йорты каршындагы мәйданда биш милләт вәкиле - татар, рус, мари, удмурт һәм керәшен вәкилләре - кунакларны чәкчәк һәм каравай белән каршы алдылар, ә фольклор ансамбльләре тамашачыларны халык уеннары, хор биюләре белән мавыктырдылар.

Кукмара районының Мәдәният көне «Кукмара - брендлар башкаласы» исемле концерт программасы белән тәмамланды.

Программа барышында тамашачылар Кукмара районы территориясендә яшәүче халыкларның гаилә традицияләре белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар атмосферасына чумды. Фольклор, вокаль, хореография һәм инструменталь ансамбльләр үзләренең иҗатында Кукмара районының мәдәният, көнкүреш һәм бәйрәмнәре үзенчәлеген чагылдыручы концерт номерларын тәкъдим иттеләр.

Мондый чаралар үткәрү «Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International