Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия Рекордлар китабының сертификаты белән бүләкләнде

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы баянчылар, аккордеонистлар һәм гармунчылар саны иң күп булган дәүләт гимнын үтәү буенча рекорд кую өлешендә Россия Рекордлар китабының сертификаты белән бүләкләнде.

Шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Хафизяновна Аюпова «Виват, Баян!» XXII Халыкара конкурсының Оештыру комитеты тарафыннан баянчылар, аккордеонистлар һәм гармунчылар йөрешендә катнашу өчен музыкантлар әзерләгән өчен «Триумф русского баяна» XXII Халыкара конкурсының Мәскәүдәге ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында 2024 елның 27 июнендә бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International