Фин-угор халыклары фестиваленә «Без бер агач ботаклары - 2024» гаризаларын кабул итәргә керешкән

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2024 елның 19 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йортында Татарстан Республикасының фин-угор халыкларының ел саен үткәрелә торган «Без бер агач ботаклары» республика фестивале була. Гаризалар 2024 елның 17 сентябреннән 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Катнашучылардан гаризалар 2 номинация буенча кабул ителә:

ансамбль башкаруы (хор, уен, бию, йола башкару һ.б.)

фольклор биюе (сәхнә куллану өчен җайлаштырылган аутентик халык хореографиясенә нигезләнгән биюләр).

«ансамбль башкаруы» номинациясе буенча катнашучыларның яшь категорияләре:

кече төркем (6-18 яшь);
урта төркем (18-35 яшь);
өлкән төркем (35-70 яшь);
катнаш төркем (6-70 яшь).

«фольклор биюе» номинациясе буенча катнашучыларның яшь категорияләре:

кече төркем (6-18 яшь);
урта төркем (18-35 яшь);
өлкән төркем (35-70 яшь);
катнаш төркем (6-70 яшь).

Номерларның озынлыгы 4 минутка кадәр.

Фестивальдә фольклор һәм этнографик ансамбльләр; халык җырларын башкаручы вокаль ансамбльләр; декоратив-гамәли иҗат осталары катнашачак.

Чара «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында узачак.

Анкет-заявкалар кабул итү өчен электрон почта һәм иҗат номерының видеосы: finugor2024@mail.ru

Гаризалар 2024 елның 17 сентябреннән 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Оештыру комитеты:

«Татарстан халыклары дуслыгы йорты» ДБУ: 420107, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт, 1 корп,
тел. (843)237-97-90, эл. адрес mk.dn@tatar.ru,
тел. 8 (843) 237-97-88 - этномәдәни эшчәнлек бүлеге,
тел. 8 917 902-87-45 - Чаркина Сильвия Николаевна, "Татарстан халыклары дуслыгы йорты" ДБУ режиссеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International