Татар дәүләт филармониясе юбилей концерт сезонын ача

2024 елның 18 сентябре, чәршәмбе

26 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Парад солистов и ансамблей оркестра» программасы белән яңа 88 нче концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты белән башланып китәчәк.

Программага классик көйләр, оригиналь әсәрләр, халык көйләренең үзгәртелгән вариантлары, шулай ук эстрада көйләре дә кергән. Концертны музыка белгече, Татарстанның атказанган артисткасы Лилия Апакова алып бара.

Концертта катнашалар:

- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова (сопрано);

- Татарстанның халык артисты Ольга Вайссбеккер (балалайка);

- Татарстанның халык артисты: Гүзәл Мөхәммәтдинова (домра);

- Татарстанның атказанган артистлары: Ринат Михайлов (свирель), Анвар Марин (баян, бандонеон);

- Халыкара конкурслар лауреатлары: Айдар Вәлиев (баян), Айрат Шәрәфетдинов (баритон);

- Россиякүләм конкурслар лауреатлары: Гүзәл Макарова (гөслә), Алексей Киселев (гөслә).

Махсус кунак – Рәсәйкүләм һәм халыкара конкурслар лауреаты Николай Кузнецов (фортепиано / Мәскәү шәһәре).

Оркестр Татар дәүләт филармониясе каршында 1993 елдан алып эшли. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры зур югары осталыкка, көчкә ия, хәтта аларның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә йөзләгән музыка сөючеләр карарга килә, алай гына да түгел Австрия, Германия, Голландия, Көньяк Корея, Италия, Болгария, Португалия концерт залларында да оркестр уңыш казанды. Югары башкару культурасы, башкарыла торган әсәрнең формасын һәм стилен яхшы тоеп эш итү коллективның иҗади йөзен билгели. Халык уен кораллары оркестры уйнаганда чиксез бай тавыш нурланышы барлыкка килә. Ул нурланышка татар, рус һәм чит ил композиторларының оркестр өчен махсус язылган әсәрләре, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре керә.

Концертка «Пушкин картасы» программасы буенча керергә мөмкин. Оркестр тамашачыларны яңа, бай концерт сезонында көтеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International