«Чулпан» Мәдәни үзәгендә яңа сезон ачылды

2024 елның 17 сентябре, сишәмбе

«Чулпан» Мәдәни үзәгендә Казан шәһәр филармониясенең яңа сезоны ачылды.

Быел сезонны Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә багышланган концерт ачты.

Чара программасында Казан филармониясе солистлары, шулай ук «Рухи мон» дуэты, Айгөл Бариева катнашты. Концертны алып баручы булып К.Тинчурин исемендәге театр актеры Салават Хәбибуллин чыгыш ясады, ул тамашачылар алдында дервиш образында чыгыш ясады.

Концерт башланыр алдыннан үзәк фойесында Гүзәл Абдрафиковадан хәләл товарлар ярминкәсе эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International