Бөтенроссия виртуаль концерт залларының иң яхшы тәҗрибәләре конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

"Мәдәният" милли проекты кысаларында виртуаль концерт заллары челтәрен булдыру проекты 2019 елда старт алды. Аның максаты - барлык теләүчеләргә, туган шәһәреннән чыкмыйча гына, дөнья сәхнәсенең энҗеләре белән ерактан торып танышырга мөмкинлек бирү. Спектакльләр һәм концертлар туры эфирда да, шулай ук язмада трансляцияләнә.

2023 елда Конкурска 44 төбәктән 100 гариза бирелгән һәм теркәлгән.

Конкурс 3 номинацияне үз эченә ала:

- Мөстәкыйль ВКЗның иң яхшы практикасы;

- ВКЗ системасының иң яхшы практикасы;

- ВКЗның иң яхшы проект офисы.

Быел заявкалар 25 октябрьгә кадәр Россиянең концерт оешмалары берлегендә электрон почта аша кабул ителә: vkz_konkurs@mail.ru. Белешмәләр өчен контакт телефоны: 7 912 927 03 74 (Андрей Владимирович Чувашов).

Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү ноябрьдә булачак, мәгълүмат Россия Мәдәният министрлыгының, Мәскәү дәүләт академия филармониясенең һәм Россия концерт оешмалары берлегенең рәсми сайтларында урнаштырылачак.

Конкурс турындагы нигезләмә белән биредә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International