4 сентябрьдә Алабуга шәһәренең шәһәр мәдәният сараенда тантаналы шартларда ярты меңлек аудитория катнашында М.И. Цветаева исемендәге XI Халыкара укулары кысаларында Алабуга шәһәрендә 3-6 сентябрьдә уза торган XII әдәби премияне тапшыру тантанасы булды.
Быел премияне алыр өчен конкурста катнашуга Россиянең 8 шәһәреннән 16 гариза керде: Мәскәү, Түбән Новгород, Тольятти, Яр Чаллы, Электросталь, Воронеж, Липецк, Рыбинск.
«Цветаев мемориалы» номинациясендә Марина Цветаева исемендәге XII әдәби премия лауреаты Леонидов Виктор Владимирович булды. Ул Мәскәүдән тарих фәннәре кандидаты, Александр Солженицын исемендәге Рус чит ил йортының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, беренче дулкын Россия эмиграциясе тарихы буенча иң танылган белгечләрнең берсе.
«М.И. Цветаева иҗатын популярлаштыру» номинациясендә XII Марина Цветаева исемендәге әдәби премияне «Аргамак» әдәби журналына һәм Наталья Багратовна Шаинян бирделәр.
"Шигъри җыентык" номинациясендә "Рус киңлекләрендә, рус юлында" шигъри җыентыгы өчен Воронеждан Александр Гаврилович Нестругинга булды.
Лауреатлар премияләрен Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Россиянең халык артисткасы Светлана Крючкова, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ЕГМЗ генераль директоры Гөлзада Руденко кулларыннан алды.