«Мир» кинотеатрында «Алтын мөнбәр» XX Казан халыкара кинофестивале кысаларында иҗади очрашулар узачак. Тамашачылар теләсә нинди сорауларны бирә, формаль булмаган шартларда аралаша, танылган режиссерлар һәм популяр актерлар белән истәлекле фото ясый алачак.
6 сентябрьдә фестиваль кунаклары халыкара жюри рәисе режиссер Метин Гюнай белән очрашачак. Әңгәмәгә "Искиткеч гасыр" сериаллары буенча Россия тамашачысына таныш Озджан Чагры Шенса да кушыла. Очрашу 15:00 сәгатькә планлаштырылган.
7 сентябрьдә халык белән Россиянең халык артисты Сергей Никоненко очрашачак. Актерлык эшчәнлегеннән тыш, Сергей Петрович режиссура белән актив шөгыльләнә. Аның исәбендә «Ә иртән алар уянды», «Америкага барасым килә» һәм «Трынь-трава».
10 сентябрьдә тамашачылар белән Эмиль Эсеналиев - Кыргызстан һәм Казахстан кино актеры һәм сценаристы аралаша. 11:45 тә ул "Рай под ногами матерей" - роуд-муви о духовное поиске" картинасын тәкъдим итәчәк.
Шул ук көнне 17:30да «Основание: Осман» һәм «Великолепный Век: Империя Кесем» сериаллары актерлары Фатих Айханои һәм Йигит Учан белән иҗади очрашу узачак. Алар Төркия сериаллары феноменының серләре белән уртаклашачак.
Барлык очрашуларга билетларны "Мир" кинотеатры сайтында сатып алырга мөмкин.