Татарстан Республикасы көнендә Социалистик хезмәт Герое Мостюков Илдус Шәйхелислам улына мемориаль такта ачылды

2024 елның 30 августы, җомга

2024 елның 30 августында Казанда Социалистик хезмәт Герое Мостюков Илдус Шәйхелислам улына мемориаль такта ачу тантанасы булды. Мемориаль тактаны М.Горький урамы, 3Б йорт адресы буенча урнаштырдылар. Анда Илдус Шәйхелисламович 2020 елдан 2024 елга кадәр яшәгән. Мемориаль такта авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова.

Тантанада Татарстан Республикасы Рэисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе Любовь Смирнова, Илдус Шәйхелислам улы Фәрит, кызы Фәридә Илдус кызы һәм оныгы Булат Фәрит улы катнашты.

Тантаналы чарада Россия Герое, махсус хәрби операция катнашучысы Рөстәм Сәйфуллин катнашты.

Илдус Шәйхелислам улы 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлаган һәм «Казэнерго»да токарь-электрик булып эшли башлаган. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженерына кадәр юл узган. Бер үк вакытта укуын дәвам итте - башта Мәскәү энергоуниверситетында, аннары Казан авиация институтына күчте. Укуны тәмамлаганнан соң Казан ОКБ-294 ына җибәрелә, биш ел дәвамында конструктор бюросы бүлеге җитәкчесе була.

Яңа гомумхәрби радиолокация коралланышы системасын булдыру эше башлангач, ОКБ-294 илнең баш институты булды, ә Илдус Мостюков - аның җитәкчесе. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә хәрби техниканың төрле системалары эшләнгән. "Үз-чит" системасын булдырган өчен, ул Социалистик Хезмәт Герое исеме белән билгеләнә. Галим эшләгән эш Ленин һәм Дәүләт премиясенә лаек булды.

Фәнни эштән тыш, Илдус Шәйхелисламович иҗтимагый эшчәнлеккә зур игътибар бирә, ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр советы депутаты була. 1999 елдан “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе урынын били, Республика ветераннар советы президиумына һәм “Татарстан - яңа гасыр” сәяси советы президиумына керә.

Илдус Шәйхелислам улы 96 яшендә, 2024 елның 6 июлендә вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International