«Алтын минбар» ХХ Казан халыкара кинофестиваленең конкурс программасын 11 ил вәкиле бәя бирәчәк.
Быел халыкара жюрины Метин Гюнай (Төркия) җитәкли. Киң җәмәгатьчелеккә режиссер «Воскресший Эртугрул» һәм «Основание: Осман» сериаллары аша таныш.
Моннан тыш, тәнкыйтьчеләр аның «Жаркие часы», «Хлебная лодка», «Горячее сердце» һәм башка сериалларын югары бәяли. Алар фикеренчә, Метин Гюнайның уңышының сере - серияларны әзерләү һәм төшерү өстендә тырышып эшләүдә: ул вак-төяк детальләргә дә зур игътибар бирә.
Комиссиягә медиафәлсәфә докторы Мисфер Альмуса (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) — Имам университетының медиа һәм коммуникацияләр көллиятендә кино һәм театр кафедрасы мөдире, MBC һәм Shahid platformдагы драматик контент буенча консультант, Мәдәният һәм мәгълүмат министрлыгы каршындагы Мәдәният буенча агентлык киңәшчесе керде. Ул документаль фильм-тикшерүләрдә махсуслаша.
Профессиональ эшчәнлеге барышында «Последний из бедуинов», «Родина глазами путешественников», «Дорога на остров безмолвия», «Дочь пустыни», «Беглецы религии» кебек документаль картиналарга сценарийлар язган.
Аның өчен жюри әгъзасы амплуасы яңа түгел: Мисфер Альмусаның Согуд кинофестивалендә, Сухарадагы халыкара кинофестивальдә, Saudi Media Award премиясендә, MediaExcellence Award премиясендә һәм Мәдәният министрлыгы оештырган мәдәни һөнәрләр конкурсында хөкемдарлык итүдә катнашканы бар.
Шулай ук жюри әгъзалары арасында актер, продюсер һәм режиссер Эсма Даниэл (Малайзия) да бар. Күптән түгел ул төп рольдә төшкән фильмнар арасында «Борьба», «Сага о летчике» һәм «Шериф. Наркоконтроль» кинотасмаларын билгеләп үтәргә мөмкин. Эсма Даниэль фильмографиясендә барлыгы берничә йөз телевизион драма, алар арасында «Букан Хадиджа», «Любовь в эпоху локдауна», «Хати Аба» һәм башкалар.
В настоящее время Эсма Даниэл — почетный секретарь Малазийской ассоциации творческого делового контента.
Хәзерге вакытта Эсма Даниэл — Малайзиянең эшлекле иҗади контент ассоциациясенең мактаулы сәркатибе.
Жюри составын кино тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Премендра Мазумдер (Һиндстан) — Һиндстанның Кино җәмгыятьләре федерациясе вице-президенты, Азия-Тын Океан төбәге буенча халыкара кино җәмгыятьләре федерациясе секретаре, FIPRESCI Халыкара кино тәнкыйтьчеләре федерациясенең Һинд бүлеге генераль секретаре һәм квартал саен чыга торган E-CineIndia киножурналы мөхәррире ныгытачак.
Ул бөтен дөнья буйлап 40 тан артык фестивальдә жюри составында эшләгән. Кинематографка керткән өлеше өчен берничә бүләккә лаек, алар арасында абруйлы Ритвика Гхатак премиясе (Раджшахи, Бангладеш, 2016), Сатьяджит Рэй исемендәге истәлекле бүләк (Азия кино фонды, Мумбаи, Һиндстан, 2018) һәм Виджаи Мулаи исемендәге бүләк (-Кералам, Һиндстан, 2023).
Жюрига режиссер, сценарист, актер, Кыргызстан Республикасының халык артисты Артыкпай Суюндуков (Кыргызстан) кушылачак. Аның портфолиосында - нәфис һәм документаль фильмнар. Иң танылганнары: «Сошлись дороги», «Среди людей» һәм «Шамбала».
Бүген «Манас» Кыргыз-төрек университетында кино режиссурасы укыта.
Жюри составында режиссер һәм сценарист Халед Юссеф (Мисыр) та бар. Аның «Хейя Фавда» һәм «Хена Майсара» фильмнары 2013 елда «Иң яхшы гарәп фильмнары» йөзлегенә кергән. Режиссер фильмографиясендә «Аль Асифа», «Энта Омри», «Карма», «Эль Искандарани» кебек эшләр дә бар.
Быел беренче тапкыр жюрида Оман вәкиле — Оман киноассоциациясе Президенты Хамид Аль Амери (Оман Солтанлыгы) булачак.
Бүген ул җирле массакүләм мәгълүмат чаралары өчен кино турында мәкаләләр яза. Аның күпчелек кыска метражлы тасмалары төрле халыкара кинофестивальләрдә катнашкан.
Комиссиягә режиссер һәм Вавилон анимацион кино фестивале директоры Хуссейн Мохсен Дуач (Гыйрак) кергән.
Аның портфолиосында - 20ләп нәфис, документаль һәм анимацион фильм. Шуларның берничәсе: «Уголь и пепел», «Красное окно», «Человек без границ», «Дорога на Багдад».
Үз эшчәнлеге өчен ул күпсанлы бүләкләргә лаек дип табылган, мисал өчен «Угол и пепел» фильмы өчен Дубай кинофестивалендә I урын, Британиядә фестиваль призы, «Иң яхшы чит ил кыска метражлы фильмы» призы һәм Иренеуш Радзя исемендәге PUBLICYSTYKA XXVII Халыкара бәйсез кино фестивале (2020) призы.
Комиссиядә режиссер һәм кинодраматург, Үзбәкстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Юсуп Разыков (Үзбәкстан) та бар. «Үзбәкфильм» киностудиясе директоры буларак, Разыков үзбәк киносында «яңа дулкын»га нигез сала, яшь режиссерларның фильмнарына дөньякүләм кино мәйданына юл ача, продюсерлык итә һәм үзбәк фильмнарының киң жанрлы дифференциациясенә ярдәм күрсәтә.
Күпсанлы чит ил һәм Россия кинофестивальләре рәисе, жюри әгъзасы.
Юсуп Разыков фильмнары барлыгы 100гә якын приз һәм номинацияләр яулаган. Төп бүләкләр арасында: Азия киносы фестиваленең Гран-прие (Везуль, Франция) («Девичий пастух» к/ф), Карловы Вардагы 48 нче кинофестивальнең ФИПРЕССИ призы («Стыд» к/ф), Триесттагы (Италия) 25 нче Халыкара кинофестивальнең иң яхшы тулы метражлы фильмы өчен төп приз («Стыд» к/ф) һәм башкалар.
Күпчелек кино тәнкыйтьчеләре бәяләвенчә, аның «Оратор» фильмы чын дәрәҗәсендә яңалык булган һәм постсовет киңлегенең иң яхшы фильмы дип танылган.
Жюри әгъзалары составын медиа-менеджер, коммуникацияләр өлкәсендә эксперт Юлиана Слащева (Россия) — «Союзмультфильм» киностудиясенең Директорлар советы рәисе, Анимацион кино ассоциациясе идарәсе рәисе, М.Горький исемендәге киностудиянең генераль директоры тулыландыра.
Ул 2021 елда Россия Мәдәният министрлыгының «Россия мәдәниятенә керткән өлеше өчен» күкрәк билгесенә лаек була. 2023 елда РФ Дәүләт милке белән нәтиҗәле идарә иткәне өчен «Россияның дәүләт милке белән идарә итүгә 185 ел» мактаулы медале белән бүләкләнә. 2023 елның ноябрендә БРИКС хатын-кызлар Эшлекле альянсының Россия бүлеге составына керә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, «Алтын минбар» Казан халыкара кинофестивале NETPAC Азия киносын алга этәрүнең дәрәҗәле челтәре игътибарын үзенә җәлеп итте. NETPAC премиясе аерым халыкара кинофестивальләрдә үзенчәлекле фильмнарга кызыксыну уяту һәм яңа талантлар ачу барәбәренә, Азия киносын популярлаштыру максатында тапшырыла.
Фестивальдә NETPAC исеменнән кино тарихчысы, кино тәнкыйтьчесе, журналист, фәлсәфә фәннәре кандидаты, С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография университетының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Максим Казючиц (Россия); тавыш режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы, ТР кино ветераны Әлфия Ярош (Россия, Татарстан); Азәрбәйҗан кинематографистлар берлеге идарәсе әгъзасы Надир Бадалов (Азәрбәйҗан) катнашачак.
«Алтын минбар» XX Халыкара фестивале 2024 елның 6-11 сентябрендә узачак.
«Алтын минбар» фестивале РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә керде. Казан халыкара кинофестивале Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, шулай ук «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.