Татарстан Республикасы көненә багышланган «Казан көзе» XIV Халыкара опера фестивале узачак

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

30 августта 19:30да Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тарафыннан ел саен уздырыла торган «Казан көзе» XIV Халыкара опера фестивале узачак.

2023 елдагы кебек үк, фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестрының (сәнгать җитәкчесе - Светлана Лось, дирижёр - Нина Шестопалова) чыгышы ачачак. ТР МСО 2013 елда Казан шәһәре Мәдәният идарәсе һәм Александр Сладковский инициативасы белән оештырылган.

20:00дә фестивальнең төп программасы - ТР ДАСО һәм Маэстро Александр Сладковский дөнья опера сәхнәсенең яшь йолдызлары Мария Баракова (меццо-сопрано) һәм Дмитрий Чеблыков (баритон) белән чыгыш ясаячак. Алар башкаруында В. Моцарт, Җ. Россини, К. Сен-Санс, Ж. Бизе, Н. Римский-Корсаков һәм башка бөек композиторлар әсәрләре яңгыраячак.

«Казан көзе» опера фестиваленә 2011 елда Александр Сладковский нигез салган һәм ул гадәттәгечә 30 августта Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә туры килә. Төрле елларда фестивальдә Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Хибла Герзмава, Аида Гарифуллина, Альбина Шаһиморатова һәм башкалар катнашты.

Фестивальнең җентекле программасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының рәсми сайтында танышырга була: https://tatarstan-symphony.com/Afisha/events/938.htm

Керү барлык теләүчеләр өчен ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International