2024 елның 2 сентябрендә 16:00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Казан консерваториясенең «Белем көненә» һәм яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы чарасы узачак.
Бәйрәм концерты консерваториянең әйдәп баручы солистлары; камера-ансамбль составлары, студентлар һәм укытучылар катнашында узачак. Сәламләү сүзе белән Казан консерваториясе ректоры В.Р.Дулат-Алеев, шулай ук чакырылган мәртәбәле кунаклар: алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, хакимият органнары вәкилләре, консерватория партнерлары һәм дуслары чыгыш ясаячак.
Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Россиянең алдынгы уку йортларының берсе. Анда 800 дән артык музыкант белем ала. Алар арасында КНР, Казахстан, Италия, Боливия, Вьетнам, Эквадор, Әзәрбәйҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан студентлары бар.
Сезне бу мөһим вакыйганы яктыртуда катнашырга чакырабыз!
Үткәрү урыны: Казан, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы, Ирек мәйданы, 3
Дата һәм вакыт: 2024 елның 2 сентябре, 16:00 сәгатьтә