«Казан Кремле» Музей-тыюлыгында сентябрьгә инклюзив программалар планы

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Начар күрүче һәм сукырлар өчен:

4 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә - Казан Кремле территориясе буйлап сукыр һәм начар күрүчеләр өчен «Прикоснись к Кремлю» Экскурсиясе, 12+

5 һәм 12 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә - «Барысы өчен Палеонтология» программасы

18 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә - «Авангард. Билгеләнгән җирләрдә - XXI гасырда».

Алдан язылу буенча - сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тактиль макетлы күчмә программа "Кремль турында сөйләрбез".

Территория буйлап мөстәкыйль сәяхәтләр өчен тифлокомментарийлы видео-экскурсияләр каралган.

Начар ишетүче һәм саңгыраулар өчен:

27 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә - «Затлы ир-атлар табынга ашыгалар. Пир һәм аучылык» күргәзмәсе буенча экскурсия. «Эрмитаж-Казан» Үзәгендә саңгыраулар һәм начар ишетүче кешеләр өчен, 12+

Мөстәкыйль сәяхәт өчен Казан Кремленең территориясе, музейлары һәм күргәзмә киңлекләре буйлап РЖда видео-экскурсияләр карарга мөмкин.

Менталь үзенчәлекле кешеләр өчен:

6 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Спас манарасы музее буенча "Минем Казан Кремле белән беренче танышуым" РАС белән балалар өчен экскурсия.

Музей-тыюлыкка визитка әзерләнү өчен социаль тарихлар ачык

Көн саен вакытлыча файдалануга алырга мөмкин:

кресло-коляска - Визит-үзәктә

сенсор рюкзаклар - Визит-үзәктә һәм Казан Кремле музейларында

Бәясе: бушлай. Ташламалар турында таныклык бирергә һәм шәхесне раслаучы теләсә кайсы документны (паспорттан тыш) залогка калдырырга кирәк.

Телефон буенча экскурсиягә язылу:

7 (843) 567-81-22, 7 (927) 722-33-08 (WhatsApp) (урыннар саны чикләнгән)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International