Татарстан Республикасы көнендә Социалистик хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачылачак

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

2024 елның 30 августында Казанда Социалистик хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачу тантанасы узачак.

Мемориаль такта авторы - скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Зөлфия Мөхәммәдьянова.

Илдус Шәйхелислам улы 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлаган һәм «Казэнерго»да токарь-электрик булып эшли башлаган. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженерына кадәр юл узган. Бер үк вакытта укуын дәвам итте - башта Мәскәү энергоуниверситетында, аннары Казан авиация институтына күчте. Укуны тәмамлаганнан соң Казан ОКБ-294 ына җибәрелә, биш ел дәвамында конструктор бюросы бүлеге җитәкчесе була.

Яңа гомумхәрби радиолокация коралланышы системасын булдыру эше башлангач, ОКБ-294 илнең баш институты булды, ә Илдус Мостюков - аның җитәкчесе. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә хәрби техниканың төрле системалары эшләнгән. "Үз-чит" системасын булдырган өчен, ул Социалистик Хезмәт Герое исеме белән билгеләнә. Галим эшләгән эш Ленин һәм Дәүләт премиясенә лаек булды.

Фәнни эштән тыш, Илдус Шәйхелисламович иҗтимагый эшчәнлеккә зур игътибар бирә, ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр советы депутаты була. 1999 елдан “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе урынын били, Республика ветераннар советы президиумына һәм “Татарстан - яңа гасыр” сәяси советы президиумына керә.

Илдус Шәйхелисламович 96 яшендә, 2024 елның 6 июлендә вафат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International