26 августта 18.30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге музейда (Горький, 13) “ Яшәү сәнгате ” мәдәни-агарту үзәге ярдәмендә «Август! Йолдызлы яңгыр вакыты» концерты узачак. Ул "Арт-линия" сәнгатькә ярдәм итү фонды белән берлектә башкарыла.
Фондның музыкаль программалары җитәкчесе - танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева.
Концертта «Арт-линия» сәнгатькә ярдәм фонды стипендиатлары, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнаша:
Ульяна Федоринина - актриса, ВГИКның икенче курс студенты.
Елизавета Малышева-Җәлил (скрипка) - ЦМШ 10 сыйныф укучысы - башкару сәнгате академиясе
Полина Черкасова (фортепиано) - ЦМШ - башкару сәнгате академиясенең 11 сыйныф укучысы
Аркадий Яковлев (виолончель) - П.И. Чайковский исемендәге МГК каршындагы Академия музыка училищесының дүртенче курс студенты
Григорий Грицков (кларнет) - Гнесиннар исемендәге МССШ 11 сыйныф укучысы.