«Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестиваленә чакырабыз

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

2024 елның 24-25 августында Казанда Иске Татар бистәсе территориясендә «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак. Быел Фестиваль Гаилә елына багышлана, төп тема итеп татар гаиләсе сайланды.

Чара Гаилә елы кысаларында уздырыла һәм «Мәдәният» һәм «Демография» милли проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фестивальгә ел саен 50 меңнән артык кеше килә. Быелгы фестивальдә Казаннан һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләреннән, Башкортостан Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Пермь, Новосибирск, Төмән, Киров, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Екатеринбург, Сочи һәм Мәскәүдән дизайнерлар катнашачак.

Фестиваль кысаларында дизайн-маркет, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, лекторияләр, журнал архивларын уку, татар чәй тантанасы, кино карау, заманча татар музыкасы һәм СалаваTIKлар балалар вокаль төркеме концерты, тиз танышулар һәм башкалар оештырылачак.

Быел татар телле тирәлектә балаларны тәрбияләү темасына аерым игътибар бирелде. Лекторий вакытында татар телен гаиләдә ничек саклап калу темасына дискуссия оештырылачак. Лекцияләрдә шулай ук үз нәсел шәҗәрәсен өйрәнүне кайдан башларга, ике гасыр элек татар гаиләләренең көнкүреше ничек төзелгән булуын белергә мөмкин булачак. Маркетта татар телендә төрле уеннар һәм балалар китаплары тәкъдим ителәчәк. Татар телендә өстәл уеннары буенча аерым турнир оештырылачак.

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International