Дәүләт Эрмитажының Россиядәге беренче вәкиллегенә 19 яшь тула! Бу хөрмәткә «Эрмитаж-Казан» үзәге бүләкләр бирә һәм 2024 елның 23 августында бәйрәм программасына чакыра.
2005 елда Казанда ачылган Дәүләт Эрмитажы вәкиллеге Россиядә беренче булды. Бу вакыт эчендә үзәктә 1 750 000 кеше булды, Дәүләт Эрмитажыннан 26 күргәзмә оештырылды һәм 13 759 музей экспонаты тәкъдим ителде.
23 августта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә кунакларны рус һәм татар телләрендә экскурсияләр, мастер-класслар белән интерактив экскурсия, балалар һәм ата-аналар өчен күргәзмә буенча интерактив программа көтә. Программаларда катнашу теркәлү буенча бушлай.
Өстәмә мәгълүмат 8 (843) 567-80-32, 8 (843) 567-80-34 телефоны буенча.
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге.