Казанда «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале узачак

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

2024 елның 24 августында Казан шәһәренең Кабан күле буенда «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале була.

Фестивальнең максаты - XX гасыр башы чоры атмосферасын торгызу. Ул вакытта Печән базары төрле товар сату урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашкан һәм аралашкан, яңалыкларны белгән һәм хәбәр иткән, ягъни мәдәни һәм иҗтимагый тормыш үзәге булган урын да булган.

Кабан күле буенда кунакларны зур программа көтә. Чарада ачык һавада кул эше эшләнмәләренең дизайн-маркеты, кухня, лекторияләр, тере музыка, остаханәләр, балалар мәйданчыгы, экскурсияләр, дуслар белән очрашу урыны һәм башкалар булачак.

24 августта “Печән базары” татар шәһәр мәдәнияте фестиваленә рәхим итегез.

Фестиваль турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International